ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 июль 2019, 17:59

Алия Солтан иҗат кичәсенә чакыра

Районыбызның Иске Бәшир авылында туып үскән, бүгенге көндә Италияда яшәүче шагыйрә Алия Солтан интернеттагы социаль челтәрләр аша күпләргә таныш. Ул бик күп шигырьләр авторы, иҗат җимешләре тупланган берничә китабы Казан шәһәрендә басылып чыкты. Алия Солтан язган шигырьләргә җырлар язылып, зур сәхнәләрдә Татарстанның танылган җырчылары Зәйнәб Фәрхетдинова, Илсөя Бәдретдинова, Эльмира Соләймәнова, Роза Мостафиева, Башкортстаннан Фәдис Ганиев һәмЛилия Биктимерова ,Илнар һәм Юлия Котдусовлар, Флера Шәрипова репертуарында башкарыла .“Кеше кайда гына яшәсә дә , Ватанын ,тамырларының кая тоташкан булуын, туган телен, ата-баба динен белергә тиеш”, - ди Алия Мидехәт кызы.Төрле темаларны чагылдырган юмористик,фәлсәфи шигырьләрен күпләр яратып укый.Шуңа күрә аның дуслары да бик күп. Җәйге ялында шагыйрә ,ниһаять,туган ягыбызга кайтып якташларын район мәдәният йортына “Эх –ма , туганнар” дип аталган иҗат кичәсенә, шәхси концертына чакыра. 9 август кичендә оештырылачак мәдәни чарада Алия Солтан шигырьләренә язылган җырларны башкаручылар Лилия Вахитова (Уфа), Илнар һәм Юлия Котдусовлар, үзешчән композитор Фәнәзәл Котдусов һәм Зилә Котдусова, автор-башкаручы Флера Шәрипова (Уфа), Халык-ара конкурслар лауреаты Линар Шәймөхәммәтов, Милана Җәләева (Уфа), Зилә Шәрипова (Стәрлетамак), Рәлиф Ибраһимов (Мегион), автор-башкаручы Лилия Әлмәтова (Татарстан), автор-башкаручы Кадрия Аглиуллина (Казан), Раушания Исхакова (Нефтеюганск) Рәмзия Азнабаева (Көергәзе районы), автор-башкаручы Лилия Муллаянова (Бүздәк), Гөлназ Белголова (Туймазы) “Айлинур” вокаль ансамбле (Туймазы), Радик Миңлебаев (Чакмагыш) һәм башкалар.Концертны алып баралар Радик Шәймөхәмәтов һәм Лилия Вахитова.
Рәхим итегез, дуслар-туганнар!
Читайте нас: