ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 июль 2019, 17:31

Балалар өчен күңелле тамаша

Иске Бәшир авыл мәдәният йортында балалар өчен “Җәйге ноталар” дип аталган музыкаль калейдоскоп үткәрелде.Аны мәдәният йортының художество җитәкчесе Гөлнур Вәлиуллина оештырды .Чара уен формасында “Яраткан көйләр” конкурсы белән башланды.Малайлар ,кызлар төрле җырларны бергәләп башкарып күңел ачтылар,шаярып та алдылар.”Биергә өйрәнәбез” дип аталган уенда һәркем бик теләп катнашты,бию хәрәкәтләрен “солист” артыннан кабатлауны оста итеп башкарырга тырышты.Балалар шулай ук җәй турындагы җырларны искә тошерделәр.Музыкаль калейдоскоп бәйрәмендә катнашкан һәр бала рухи азык алып күңелле ял итте,үзен төрле бәйгеләрдә сынады.Чараның максаты балаларга эстетик тәрбия бирүе белән дә әһәмиятле.
Читайте нас: