ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 июль 2019, 17:49

Биек ярдан Чапаев озатып кала

Уфа районының Кызыл Яр авылында шушы көннәрдә алтынчы “Агыйдел өстендә яшен” хәрби-тарихи фестивале узды. Ул 1919 елның җәендә Уфа янында булган вакыйгаларга 100 ел тулуга багышланды. Ул көнне бу тарихи күренешне Русиянең 12 регионыннан килгән реконструкторлар яңадан тергезде.

Иртәдән Красный Яр авылында 25нче Чапаев дивизиясе музей-йорты янында Уфа музейларының күчмә күргәзмәләре, тарихи клубларның интерактив мәйданчыклары, тарихи бию студиясеннән бию мастер-класслары, кылыч сугышы буенча дәресләр оештырылды.

Фестиваль көнендә Агыйдел елгасының биек ярында Василий Иванович Чапаевка һәйкәл ачылды. Аның авторы — монда яшәүче Юрий Чижов. "Һәйкәл 16 миллиметрга якын калынлыктагы металлдан эшләнгән. Рәсем эскиз буенча плазморез белән киселде. Бу — бөтенләй яңа технология. Мин Чапаевның барысы да танып белә торган портретын эзләдем, аның бу ярдан да, капма-каршы яктан да күренүен теләгән идем. Агыйделдән теплоходлар үткәндә кешеләргә һәйкәлне күрер дип ышанам. Өлкән буын кешеләре Чапаевны яхшы хәтерли. Мин, барыннан да элек, үсеп килүче буын өчен һәйкәл ясадым. Үз тамырларыбыз, якташларыбыз һәм үз җиребезнең тарихы белән горурланырга кирәк», — дип фикерли һәйкәл авторы.

Һәйкәл янында Уфа өчен барган алышны тасвирланган реконструкцияләнгән тамаша көннең төп вакыйгасы булды. Аклар һөҗүмгә бара, ату тавышлары ишетелә, ялкын ялтырый, шәфкать туташлары сугыш кырында ятып калган яралылар янында кайнаша… Аннан соң Кызыл Армия сафлары алга бара башлый, аклар чигенде. Көрәш киеренке бара, уңыш әле бер якны, әле икенче якны үз итә. Тик җиңүне, әлбәттә, 25нче укчы дивизиясе сугышчылары яулый, ул дивизия «чапаевская»исемен йөртә башлый.

Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: