ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 июль 2019, 00:32

Мәчет төзелеше дәвам итәчәк

Башкортстан җитәкчелеге башкаладагы иң озак күтәрелүче мәчеттә төзелеш эшләрен артабан дәвам итү өчен яңа инвестор белән килеште. Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфадагы “Эхо Москвы” радиостанциясенең туры эфирында хәбәр итте. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, бер зур оешма бу максатта 100 млн. сум бүлеп бирергә әзер.

"Сөйләшүләр башка эре компанияләр белән дә алып барыла, — диде Радий Хәбиров. - Төзелеш үсешенә республика мөселманнарының Диния назәрәтендә барган эчке конфликт та комачаулады. Анда шактый җитди финанс каршылыклары булган». Уфадагы бу иң зур Аллаһ йорты 2000нче еллар уртасында күтәрелә башлаган иде. Аның кайчан төзелеп бетәчәге әлегә анык билгеле түгел, республика җитәкчесе шулай ук кайчандыр мәчетнең бердәнбер иганәчесе булган «Урал» фонды белән яңа килешү төзеләчәге турында да хәбәр итте.
Читайте нас: