ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 июль 2019, 17:41

Маршруткалар Уфа урамнарыннан югалмаячак

«Эхо Москвы в Уфе» радиостанциясенең туры эфирында барган интервьюда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфада җәмәгать транспортының киләчәге турында да сөйләде. Ул Башкортстан башкаласындагы транспорт реформасының башлангыч нәтиҗәләрен дә бәяләде. Радий Хәбиров белән әңгәмә барышында алып баручы Руслан Вәлиев: “Мәскәү транспорт моделенә акрынлап якынлашырга теләмисезме? Анда “Паз”ик һәм “Газель”ләр, гомумән, бәләкәй маршруткалар йөрми?” – дип сорады. “Теләмим, — дип җавап бирде Р.Ф.Хәбиров. — Мин бу бизнесны үтерергә һәм шәхси эшкуарлар – пассажир йөртүчеләрнең эшен юкка чыгарырга теләмим. Мин аларга бары тик эшчәнлекләре без куйган хәвефсезлек таләпләренә җавап бирергә тиешлеген аңлатырга тырышам”, — дип ассызыклады төбәк башлыгы.
Читайте нас: