ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 июль 2019, 10:38

ҺӘР КЕШЕНЕҢ ҮЗ СӘЛАМӘТЛЕГЕНӘ ИГЪТИБАРЛЫ БУЛУЫН ТЕЛИБЕЗ


#“Здравоохранение”;

#“Демография”

2019-2020 елларда узачак Бөтенроссия халыкны диспансерлаштыру илдәге демографик хәлне яхшыртуга һәм куркыныч авыруларны кисәтүгә ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде РФ премьер-министры Дмитрий Медведев. Ул билгеләп үткәнчә, бу чара демография һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә гомумдәүләт проектларын тормышка ашырырга булышлык итәчәк.

"Гомум диспансерлаштыру бу эштә бик мөһим корал. Безнең төп бурыч – авыру һәм аның үсешен кисәтү. Өстәвенә, бу чара иң хәвефле авырулар булган онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына гына кагылмый, ә бәлки үз вакытында ачыклап дәвалау мөмкинлеге булган һәр чиргә, шул исәптән хәтта тормыш рәвешенең гади үзгәрүе чыннан да ярдәм итә алган очраклар да күз уңында тотыла. Һәм без һәр кешенең үз сәламәтлеген игътибар белән күзәтүен телибез", — диде Д.Медведев вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә.

Россия Хөкүмәте башлыгы моңа кадәр 2019-2020 елларда Бөтенроссия диспансерлаштыруын үткәрү турындагы боерыкка кул куелуын искә төшерде.

Чыганак: “РИА НОВОСТИ” агентлыгы.
Читайте нас: