ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июль 2019, 10:51

ЕКАТЕРИНБУРГТА — ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КҮРГӘЗМӘСЕ


Русия Президенты Владимир Путин Екатеринбургта үткән ИННОПРОМ күргәзмәсендә «Акыллы йорт»та булды. Бу — күп фатирлы биналар өчен хәвефсезлек һәм уңайлылык мониторингы системасы. Әмма аны эшләүчеләр Президентка әйтүенчә, аларның бу эшләнмәсен авиациядә дә, авыл хуҗалыгы тармагында да шулай ук уңышлы кулланырга була.

В.В.Путинга шулай ук 120 тонналы «БелАЗ» автомобилен ерактан торып сынау системасын да күрсәттеләр. Бу вакытта оператор әлеге машинага Белоруссиядәге Жодино полигоныннан идарә иткән. Әлеге система ярдәмендә берьюлы җиде самосвалга идарә итеп була.

Владимир Путинны роботлар смотрында да көтеп алдылар. Бу акыллы механизмнар кисү, тимерне тишү һәм, кирәк булса, чигү кебек иң вак эшләрне дә башкара ала. Боларның берсен дә операция системаларыннан башка эшләп булмас иде. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мобиль җайланмалар өчен эшләнгән "Аврора" системасын тәкъдим итте.
Читайте нас: