ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июль 2019, 16:43

Кыяр тозлыйбыз

Җәй уртасы җиттеме, бакчадагы яшелчәләрне кышка әзерләү процессы башлана. Кыяр тозлар өчен менә дигән вакыт. Тик кыярлар матур, тәмле булып тозлансын өчен тырышырга кирәк. Кыярларны юып, башларын кисеп алабыз һәм салкын суда тотабыз. Ул арада банкаларны һәм капкачларны стерильләштерәбез.
Кыярларны банкаларга тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып, капкач белән ябып, берничә минут тотабыз. Суны кәстрүлгә бушатабыз, ә банкага түбәндәге ингредиентларны тутырабыз. Бер литрлы банкага:
1 аш кашыгы тоз
2 аш кашыгы шикәр комы
1 зонтик укроп
2-3 канәфер
2-3 түгәрәк борыч
1 дәфнә яфрагы
2 тырнак сарымсак
2 аш кашыгы серкәсе (5 процентлы)
Кыяр өстенә кәстрүлдәге суны агызып, капкачларын ябабыз да башларын аска каратып куябыз. Өстенә одеял ябабыз.
Кыярларны пакетта тозлау. Юылган кыярларны буйга 4 кисәккә кисәргә кирәк. Бакчадагы яшел тәмләткечләрне(укроп, сарымсак мыеклары һ.б) бик вак итми турарга, 1 аш кашыгы тоз, 2 чәй калагы шикәр комы, 1 аш кашыгы горчица салырга. Әлеге ысул белән кыяр 4 сәгатьтә тозлана. Пакетны суыткычта сакларга кирәк
Vk. Com/tamletamak.
Читайте нас: