ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июль 2019, 10:56

РУСИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ САНКЦИЯЛӘРГӘ КАРШЫ


Русия Президенты Владимир Путин Грузиягә карата санкцияләр кертүгә каршы булуын белдерде.

"Грузиягә карата төрле санкцияләргә килгәндә, мин бу адымны нәкъ менә Грузия халкына карата хөрмәттән ясамас идем", — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Ул шулай ук 7 июльдә Русия лидеры турында үтә дә ямьсез чыгыш ясаган Грузия журналисты Георгий Габуниянең гамәлләренә дә бәя бирде. Элегрәк Федерация Советы һәм Дәүләт Думасында Г.Габунияны җаваплылыкка тарту кирәклеге турында белдергәннәр иде. "Мондыйларга карата җинаять эшен кузгату аларны зурлау булыр иде, — диде Путин. – Артабан да эшен дәвам итсен".

Сишәмбе, 9 июньдә Дәүләт Думасы Грузиядә Русиягә каршы провокацияләр дәва итүгә бәйле өстәмә икътисади чаралар турында бертавыштан гариза кабул итте. Пленар утырыш карарлары турында парламент палатасы сайтында хәбәр ителә.




Читайте нас: