ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июль 2019, 10:47

СОЦИАЛЬ ОБЪЕКТЛАР ЮГАРЫ ТИЗЛЕКТӘГЕ ИНТЕРНЕТКА ТОТАШТЫРЫЛАЧАК


#«Цифровая экономика Российской Федерации»

#федеральные проекты;

# «Информационная инфраструктура»

«Русия Федерациясенең санлы икътисады» гомумдәүләт программасы дәүләт җитәкчесе В. В. Путинның май указы белән 2024 елга кадәр билгеләнгән ил үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Ул алты федераль проектны үз эченә ала: санлы мохитне норматив җайга салу, мәгълүмат инфраструктурасы, санлы икътисад өчен кадрлар, мәгълүмати куркынычсызлык, санлы технологияләр һәм санлы дәүләт идарәсе. Программаны финанслауның гомум күләме — 1,5 трлн. сумнан артык.

«Русия Федерациясенең санлы икътисады» гомудәүләт программасының «Мәгълүмат инфраструктурасы» федераль проекты чикләрендә Башкортстанда югары тизлекле интернетка 2700дән артык социаль әһәмиятле объект тоташтырылачак. Бу социаль әһәмиятле объектлар исемлегенә мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, фельдшер-акушерлык пунктлары, полиция бүлекләре, Росгвардия, янгын частьләре, хәрби комиссариатлар, сайлау комиссияләре, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары кертелгән. Алар 2021 елга кадәр югары тизлектәге интернет белән тәэмин ителергә тиеш.

Оператор сайлау буенча электрон аукцион РФ Санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән инде, дип хәбәр итәләр республиканың Мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитетында. Аукцион агымдагы елның 19 июленә планлаштырылган, контрактның башлангыч максималь бәясе якынча 2,5 млрд.сум тәшкил итә.
Читайте нас: