ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июль 2019, 12:36

Уфада “Халыкара балалар уеннары-2019” старт ала

Кичә, 9 июльдә, 53нче җәйге халыкара балалар уеннарының рәсми старты башланыр алдыннан, Уфага бу күләмле чарада катнашучы яшь спортчылар җыелды. Анда Австралия, Канада, АКШ, Кытай, Мексика, Бөекбритания, Голландия, Словения кебек дөньяның 29 иленнән, 60тан артык шәһәрдән меңнән артык спортчы катнаша. Гомумән алганда, Уфа җир шарының барлык кыйтгаларыннан 2 меңнән артык кунак кабул итә.

Бүген, 10 июльдә, 17.00 сәгатьтә “Уфа-Арена”да Уеннарны ачу тантанасы була. Дөнья күләмендәге чара башланыр алдыннан республика башкаласы мэры Өлфәт Мостафин шәһәр объектларының масштаблы ярышларга әзерлеген тикшерде.

Берничә көн дәвамында Уфаның төп спорт аренасында эш кайнады. Сәхнә искиткеч: аны уникаль светодиод җиһазлары яктырта, гадәти боз урынына зур экраннар урнаштырылды.

Ярышларны ачу тантанасы спортчылар парады белән башлана. Залга беренчеләрдән булып Австралия командасы чыгачак, ә Уфа командасы, ярышларның хуҗасы хокукында, парадны тәмамлаячак, дип көтелә. Спортчылар үткән вакытта экраннарда аларның туган шәһәрләренең гербы һәм истәлекле урыннары күрсәтелә.

Тантананың күпчелек моментлары, әлбәттә, әлегә сер булып тора. Билгеле булуынча, алып баручыларга мультимедияле "сөйләшә торган баш" ярдәм итәчәк. Үзәк экранда башта нәкъ менә ул барлыкка киләчәк һәм катнашучыларны сәламләячәк. Артабан тамашачыларга Уфа турында ролик күрсәтелә, анда безнең башкаланың истәлекле урыннары тасвирлана. “Голос-Дети” проектында катнашучы малайлар һәм кызлар 53-нче Уеннарның рәсми гимнын башкарачак. Уеннарны ачу тантанасын «Матч ТВ», «БСТ» һәм «Вся Уфа» каналларында карарга була.

Зәки Вәлиди урамы, 1нче йорт адресы буенча Халыкара балалар уеннарына әзерлек дирекциясе урнашкан. Монда тәүлек буе эшли торган мәгълүмат үзәге урнашкан, анда Бердәм +7 800 25 051 02 күп каналлы номер эшли. Халыкара уеннарны үткәрү тәртибенә ярашлы, беренче ярышлар 11 июльгә планлаштырылган.

Алар барышында 12-15 яшьлек спортчылар җиңел атлетика, футбол, йөзү, фехтование, пляж волейболы, баскетбол, дзюдо, кыяга үрмәләү (скалолазание) һәм грек-рим көрәше кебек спорт төрләрендә көч сынашачак. Аларның соңгы икесе Халыкара балалар уеннары программасына быел тәүге тапкыр кертелгән.
Читайте нас: