ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июль 2019, 10:53

Гомумдәүләт проектына кушылучы оешмалар арта


#«Производительность труда и поддержка занятости»

#федеральные проекты;

Русиянең иң эре 20 сөт эшкәртүчеләренең берсе булган җаваплылыгы чикләнгән "Мәсәгүт сөт комбинаты" җәмгыяте белән биналар, юллар һәм гидротехник корылмалар төзү белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән "КПД генподрядчы төзелеш фирмасы" җәмгыяте "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" гомумдәүләт проектына кушылды. Гомумән әйткәндә, Башкортстан буенча әлеге сакчыл җитештерү программасына 27 оешма кушылган. Ел ахырына аларның санын 50гә җиткерү планлаштырыла.

Гомумдәүләт проектындада катнашучы предприятиеләр җитештерүне оптимизацияләү методикалары белән тәэмин ителәчәк, ә мәшгульлек линиясе буенча хезмәткәрләрне алдан укыту өчен субсидияләр бүленәчәк, дип хәбәр итәләр республиканың Икътисадый үсеш министрлыгында.
Читайте нас: