ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июль 2019, 10:56

В.В.Путин: “Икътисади күрсәткечләр канәгатьләнерлек, әмма темпларны арттырырга кирәк"


Русия Президенты Владимир Путин Русиядәге икътисади тенденцияләрдән канәгать, әмма үсеш темпларын арттырырга кирәк, дип таләп итә.

"Русия икътисадый үсешнең уңай темпларын саклый, бу уңай тенденция инде 13нче квартал рәттән дәвам итә", — диде дәүләт башлыгы икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә. Ул гыйнвар-май айларында бәяләрне мисалга китереп, алар буенча тулай эчке продукт 0,6%ка, сәнәгать җитештерүе күләме2,4% ка арткан, — дип билгеләде..

"Шуның белән бергә, тагын да тотрыклы һәм, иң мөһиме, динамик үсешкә ирешергә кирәк", - дип ассызыклады В.В.Путин, моның өчен гомум макроикътисади тотрыклылыкны тәэмин итәргә, дәүләт финансларының тотрыклылыгын сакларга, инфляцияне 4% ка кайтарырга, эшсез гражданнар саны кимүен тәэмин итәргә кирәк, диде.

"НДС салымын күтәрү кебек мәҗбүри чара белән бәйле фаразлар аклана, һәм бераз артканнан соң инфляция кими башлады", — дип өстәде дәүләт башлыгы. Ул шулай ук эшсезлек рекордлы түбән дәрәҗәдә булуын (4,5% ) билгеләп үтте. "Шуңа да карамастан, ирешелгәннәрне күзәтеп барырга һәм безнең эшкә кирәкле төзәтмәләр кертергә кирәк", - дип ассызыклады Президент.
Читайте нас: