ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 июль 2019, 10:54

БЕРЕНЧЕ ӘҢГӘМӘ ҮТТЕ. АРТАБАН ЭЛЕМТӘ ДӘВАМ ИТЕЛЕРМЕ?


Русия лидеры Владимир Путин беренче тапкыр Украина Президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшүләр үткәрде. Русия җитәкчесенең матбугат секретаре Дмитрий Песков мондый тәкъдим белән Украина мөрәҗәгать итте, дип аныклады.

Д.Песков хәбәр итүенчә, президентлар Донбасстагы конфликтны хәл итү юллары турында фикер алышкан. Шулай ук В.В.Путин һәм В.Зеленский ике яктан да тоткынлыкта булучы гражданнарны кайтару буенча эшчәнлекне эксперт дәрәҗәсендә дәвам итәргә килешкәннәр. "Моннан тыш, Норманд форматындагы элемтәләрне дәвам итү мөмкинлеге турында да фикер алышулар булды", – дип матбугат секретаре сүзләрен җиткерә “РИА Новости” агентлыгы.
Читайте нас: