ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 июль 2019, 19:02

Көзге сезонга – 9 премьера!

Башкортстанда кече шәһәрләр театрлары, яшьләр һәм балалар театрлары алдагы көзге сезонга тугыз спектакль премьераларын әзерлиләр.

Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе тамашачыга Мостай Кәрим драмасы буенча “Ай тотылган төндә " спектакле премьерасын тәкъдим итәчәк. Стәрлетамак дәүләт рус драма театры артистлары “Севильский цирюльник” постановкасы өстендә эшли. Анда Мәскәүдән белгечләр дә катнаша. Спектакльнең

Туймазы дәүләт татар драма театры Туфан Миңнуллинның " Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен әзерли. Спектакльне республика халкы гына түгел, ил башкаласы тамашачылары да карый алачак. Театр артистлары Мәскәүгә гастрольләргә әзерләнә.

Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры тамашачысына «Башмагым» спектаклен күрсәтәчәк.

Салават дәүләт башкорт драма театры “Идүкәй белән Морадым”ны куя.

Башкорт дәүләт курчак театры берьюлы ике премьера әзерли. Кечкенә тамашачылар яңа сезонда “Алиса Могҗизалар илендә” һәм “Салтан патша турында әкият" постановкаларын карый алачак.

Сибай концерт-театр берләшмәсе составындагы “Чулпан” балалар театры тамашачыларны ике яңалык белән сөендерәчәк. «А зори здесь тихие» спектакле белән «Славные сыны Отчизны» мюзиклы Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен билгеләгән елда аеруча көнүзәк булачак.

Моннан тыш, «Бердәм Русия» партия проекты кысаларында әзерләнгән ике премьера быел җәй тамашачылар игътибарына тәкдим ителде дә инде. Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры “Озын-озак балачак” спектаклен тәкъдим итте. Бөек язучының тагын бер әсәре — Салават дәүләт башкорт драма театры сәхнәсендә «Безнең йорт шатлыгы» спектаклендә җанланды.

«Кече Ватан мәдәнияте» төбәк иҗтимагый советы әгъзасы, Башкортстанның халык артисты, Мариинский театры солисты Әскәр Абдразаков театрларга республика шәһәрләренә сәфәрләр планлаштырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: