ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 июль 2019, 18:38

Уеннарның төп вакыйгасы – “Дуслык өчен футбол” проекты

Уфада 53нче Халыкара балалар уеннарының үзәк вакыйгаларының берсе "Дуслык өчен футбол” проекты чикләрендә узачак матч булачак. Халыкара Дуслык җыелма командасы составына бөтен дөньядан Халыкара балалар уеннарында катнашучылар керәчәк. Матч 13 июль көнне 12.00 сәгатьтә “Уфа” футбол командасы стадионында узачак. Уфалыларны һәм башкала кунакларын ярышларга килергә һәм яшь спортчылар өчен җан атарга чакырабыз!

Уеннарның ябылу тантанасы 13 июльдә “Ватан” этнопаркында узачак, аның барышында җәйге Халыкара балалар уеннарның хуҗасы исеме Уфадан Венгриянең Кечкемет шәһәренә тапшырылачак. Тантана 19.00 сәгатьтә З. Вәлиди урамы буйлап Салават Юлаев мәйданыннан “Ватан” паркының Түбән мәйданына кадәр спорт делегацияләренең парады белән башланачак. Тамашачыларга спорт форумының видеохронологиясен күрсәтәчәкләр. Уеннарның ябылу тантанасында бәйрәм салюты һәм спортчылар өчен күңел ачу программасы планлаштырылган. 53 җәйге Халыкара балалар уеннарының генераль иганәчесе — «Газпром " җәмгыяте.
Читайте нас: