ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 июль 2019, 10:50

ЯҢА ПРОЕКТ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР АЧА


#«Образование»;

#федеральные проекты;

«Профстажировки 2.0» — «Русия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автономияле оешмасының һәм Гомумрусия халык фронтының уртак проекты. Ул талантлы студентларны һәм әйдәүче эш бирүчеләрне берләштерәчәк. Әлеге проект булачак яшь белгечләргә диплом һәм курс эшләрен «өстәл астына тыгып кую өчен түгел» , ә компанияләр алдында торган конкрет бурычлар буенча әзерләргә ярдәм итәчәк. Эш бирүчеләр алар өчен практик юнәлешле биремнәр — кейсларны проект сайтында урнаштыра башлаган да инде. Әлеге биремнәр нигезендә студентлар курс һәм диплом эшләрен әзерләячәкләр. Бүгенге көндә проектның партнерлары булып 290нан артык компания (филиалларны да кертеп) исәпләнә. Алар платформада 808 кейс урнаштырганнар.

"Мәсәлән, ВЭБ.РФ белән бергә без студентларны Русия икътисадының санлы трансформация бурычларын хәл итүгә, «Россеть»ләр белән — энергетиканы санлаштыру эшенә җәлеп итәчәкбез. "Ростелеком” белән берлектә киберҗинаятьчеләргә каршы көрәшәчәкбез, ә «Сибур» белән интеллектуаль логистика өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итәчәкбез. Эш бирүчеләр иң яхшы авторларны стажировка яки практикага чакырырга, аннан соң эшкә алырга мөмкиннәр. Платформа иң талантлы һәм амбициоз яшьләр өчен кадрларны югары күтәрүче лифт булачак», — дип билгели Гомумрусия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше, «Русия — мөмкинлекләр иле» коммерциягә корылмаган автономияле оешмасының генераль директоры Алексей Комиссаров.

Платформа эшли башлау белән студентлар өчен кейсларны карау һәм анда рәсми теркәлү мөмкинлеге ачылды. Ә кейсларны алар 1 сентябрьдән сайлый һәм алар буенча эш башлый алачаклар. Көзгә порталда 3 меңнән дә ким булмаган практик юнәлешле биремнәр урнаштыру планлаштырыла.

Профстажировкалар.рф” — реаль бурычлар маркетплейсы. Кейс биремнәре буенча башкарылган диплом яки курс эше студент өчен беренче визит карточкасы, үзе теләгән эшкә урнашу өчен пропускка әверелә. Эш бирүчеләр исә үз эшчәнлеге бурычларын хәл итәчәк һәм яшь талантлар табачак. Кейслар урнаштыручы хакимият органнары — милли проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә идеяләр таба алыр, дип күзаллана. Университетлар һәм колледжлар дипломлы яшь белгечләрне үз һөнәре буенча эш белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәчәк. Шулай итеп, проектта катнашу һәркемгә отышлы», — дип ассызыклый «Профстажировкалар 2.0» проекты җитәкчесе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илья Семин.

Русия Фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Марина Боровская университетларның белем бирү системасы белән икътисадның реаль секторы арасындагы элемтә безнең ил өчен өстенлекле юнәлеш булып тора, дип ассызыклады.

«Профстажировки 2.0» проектының мондый бердәм интерфейсын булдыру «Мәгариф» гомудәүләт проекты бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: