ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 июль 2019, 18:33

Якташларыбыз исәбендә — 15 медаль

Халыкара балалар уеннарында республикабызның яшь спортчылары 15 медаль яулады. Ярышның беренче көнендә медальләрнең дүрт комплекты уйнатылды. Бу көнне йөзү, фехтование, дзюдо һәм кыяга үрмәләү спорты буенча иң җитезләр һәм осталар билгеләнде.

Иң күп медальләргә дзюдочылар лаек булды. Алар исәбендә 10 бүләк. Уфа командасына алтынны Алия Мөхәммәтҗанова, Алинә Галиева һәм Тимофей Шеин китерде. Полина Микитова һәм Булат Рәхимов көмеш медаль яулады. Бронза медальне Ксения Самойлова, Аскар Якупов, Камил Гыйләҗев, Егор Каленов һәм Наил Гәрәев алды.

Виктория Лисицкая йөзү буенча алтын медаль иясе булды. Ирекле стильдәге эстафетада катнашкан Владислав Бәшәров, Дмитрий Каширин, Виктория Лисицкая, Александра Никитина һәм Мария Рәшитованы берләштергән йөзүчеләр командасын көмеш медаль белән бүләкләделәр.

Фехтование спортын үз иткән яшь спортчылар да сынатмады. Көмеш медальне Николай Киреев алды, бронза медаль исә Ирина Красноперова һәм Елизавета Первушина осталыгы белән республика спортчылары копилкасына янә шатлыклы трофей булды.

Җәйге Халыкара балалар уеннары Уфада 9 июльдән 14 июльгә кадәр уза. Ярышларда 29 илдән 1207 спортчы катнаша.
Читайте нас: