ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июль 2019, 21:15

ГЕРМАНИЯ СӘЯСӘТЧЕСЕ: БУ — В.В.ПУТИННЫҢ ЗУР ҖИҢҮЕ


“Русиянең С-400 комплекслары тирәсендәге низаг Төркиянең НАТОдан чыгуы белән тәмамланырга мөмкин. Бу Владимир Путинның зур җиңүе булып тора”, — дип яза “Focus Online” журналында дөнья күргән мәкаләсендә Германиянең политология профессоры Томас Егер.

Аның фикеренчә, Анкараның һәм Мәскәүнең бу алыш-биреше Төркия белән АКШ арасындагы болай да киеренке булган мөнәсәбәтләрне шактый начарайтачак. Вашингтон Русия хәрби техникасын сатып алган өчен Төркиягә каршы санкцияләр кертергә мәҗбүр булачак. Эксперт фикеренчә, Дональд Трамп аларны кичектерергә тырышса да, юридик яктан алардан тулысынча баш тарта алмый.

Ул шулай ук Төркия белән алыш-биреш нәтиҗәсендә Русиянең дөньяда абруе бик тиз арта бара һәм шуның нәтиҗәсендә РФ хәрбиләре яшерен мәгълүматларга ия була алачак, бу исә үз чиратында Руссиянең махсус хезмәтләре өчен гаять зур өстенлек булачак, дип тә өстәде. Шул ук вакытта Мәскәү һәм Анкара арасындагы бәйләнешләрне ныгытуны политолог "халыкара сенсация" дип атый.
Читайте нас: