ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июль 2019, 21:08

КӨНБАТЫШ ЯНӘ РУСИЯ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕН ГАЕПЛӘРГӘ ӘЗЕРЛӘНӘ


Америка һәм Британиянең махсус хезмәтләре Русия Президенты Владимир Путин һәм Оборона министрлыгы җитәкчелеге турында дезинформация әзерли, аны Русиягә каршы яңа санкцияләр кертүне нигезләү өчен кулланырга җыеналар, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына хәрби-дипломатик чыганак.

Аның вәкиле сүзләренә караганда, хәзер Көнбатышның махсус хезмәтләре тарафыннан Русиягә каршы оештырылган кампаниянең актив фазасы үткәрелә. "Мәгълүмат киңлегендә бик агрессив эш-гамәлләр башкарыла. Мондый провокация ярдәмендә Америка һәм Британиянең махсус хезмәтләре белгечләре Русия җитәкчелеге турында фейклы, дөрес булмаган мәгълүмат бирә", — ди агентлыкка бу хәбәрне җиткерүче.
Читайте нас: