ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июль 2019, 00:36

ПРЕЗИДЕНТ МАГАДАНЛЫЛАРНЫ КОТЛАДЫ


Русия Президенты Владимир Путин Магадан халкын шәһәр төзелүнең 80 еллыгы белән котлады.

"Магадан-Россия Ерак Көнчыгыш икътисади, мәдәни, фәнни, мәгариф үзәкләренең берсе. Үзенчәлекле, ныклы характерлы шҫһҫр", - диде Путин.

Аның әйтүенчә, XX гасырның егерменче елларында ук Охотское диңгезенең яр буенда эзләнүләр башланган, ә Нагаев бухтасы ярын тикшерүчеләр артыннан төзүчеләр, таучылар, эшчеләр һәм геологлар, хәрби һәм гражданлык белгечләре килгәннәр, алар яңа шәһәргә нигез салган. Төньяк табигате кырыс булуга карамастан, алар торак йортлар, диңгез порты, мәктәпләр һәм дәваханәләр, энергетика һәм транспорт архитектурасын нигездән тергезгәннәр.

Президент В.В.Путин билгеләп үтүенчә, бүген Магаданда төбәкара һәм халыкара элемтәләрне нәтиҗәле үстерү һәм үзенә финанс яктан җәлеп итүчәнлеген күтәрү мөмкинлекләренең киң спектры бар.

"Әлеге зур потенциал, шәһәрнең уникаль геополитик урыны Ерак Көнчыгыш кешеләре мәнфәгатьләрендә, аларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләве мөһим", — дип йомгаклый В.В.Путин котлау текстын.
Читайте нас: