ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июль 2019, 00:32

САНЛЫ ҺӘМ ГУМАНИТАР ПРОФИЛЬЛӘР БУЕНЧА ДА УКЫТУ ОЕШТЫРЫЛА


#нацпроекты;
#«Современная школа»;

#федеральные проекты;

#ВладимирПутин.
Башкортстанның 133 мәктәбендә «Мәгариф» гомумдәүләт проекты чикләрендә төп һәм өстәмә гомум белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен матди-техник база төзеләчәк. Бу хакта республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан 133 мәктәптә, төп һәм өстәмә гомум белем бирү программаларының санлы һәм гуманитар юнәлеш-профильләрен гамәлгә ашыру өчен матди-техник база булдырылачак. Бу юнәлешләр буенча укытуга 60 меңнән дә ким булмаган укучыны җәлеп итү күзаллана. 63 мәктәптә санлы һәм гуманитар белем бирү мохитенең максатчан моделе кертеләчәк.
Авыл җирлегендә урнашкан 46 мәктәптә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырылачак. Белем бирү эшчәнлеген бары тик җайлаштырылган гомум белем бирү программалары буенча гамәлгә ашыручы 12 оешмада матди-техник база («Заманча мәктәп») яңартылачак.
Шулай ук Башкортстан Республикасы өстәмә белем бирунең төбәк модельле үзәген һәм Балалар белән яшьләрнең талантларын ачу, аларга ярдәм итү һәм үстерү буенча төбәк үзәген булдыру планлаштырыла.
Чыганак: http://www.bashinform.ru/news/1329626-v-133-shkolakh-...
Читайте нас: