ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июль 2019, 20:57

УРМАН ХУҖАЛЫКЛАРЫНА – ЯҢА ТЕХНИКА


#«Экология»;

#федеральные проекты;

#«Сохранение лесов»;

Шушы көннәрдә Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларга урман патруле техникасын тапшыру тантанасы булды.

Юлсыз җирләрдән дә йөри ала торган күәтле «Нива» маркалы автомобильләре Әбҗәлил, Әвзән, Бәләбәй, Белакатай, Бөрҗән, Дуван, Иглин, Инҗәр, Кананикольск, Макар һәм Уфа урманчылыклары вәкилләренә тапшырылды.

«Бүген без министрлыкка караган бүлекләргә, урман хуҗалыгы белән идарә итүче, урманнарны янгыннардан, агачларны законсыз кисүдән саклаучыларга 12 автомобиль тапшырабыз. Бу —федераль акчаларның беренче траншын, Урман патруле техникасының беренче партиясе», — диде БР Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов, яңа машиналар ачкычларын тапшырып.

Ул билгеләвенчә, быел ведомство 6,3 млн. сумлык урман патруле техникасын сатып алачак. Киләсе елда бюджеттан бу максатка тагын 8 млн.сумнан артык акча бүлү каралган. Гомумән, өч ел дәвамында ведомство буйсынуындагы барлык учреждениеләрне, 31 урманчылыкны, яңа техника белән тәэмин итү планлаштырыла. Ведомство башлыгы ассызыклаганча, соңгы егерме елда урман хуҗалыгына мондый игътибар булмаган. Алынган техника урман янгыннары санын, шулай ук законсыз кисүләрне киметү, шулай ук урманчыларның вазыйфа бурычларын тагын да сыйфатлы һәм нәтиҗәле башкару мөмкинлеге бирәчәк.

Рослесхоз мәгълүматлары буенча, июль башына урман хуҗалыгы дәүләт учреждениеләре тарафыннан 110 берәмлек техника һәм 579 берәмлек җиһаз сатып алынган. сатып алуларда Башкортстан бу җәһәттән лидер булып тора, республикада 22 берәмлек махсус техника һәм 28 берәмлек төрле җиһаз сатып алынган, дип хәбәр иттеләр БР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә Гомумән алганда, Русия буенча “Урманнарны саклау” федераль проектын финанслауга 151 млрд. сум акча юнәлтеләчәк, аның 38,7 млн. сумы – бюджетара трансфертлар.

Башкортстанда исә 2024 елга кадәр проектны тормышка ашыру бюджет акчалары исәбенә 0,9 млрд. сум, бюджеттан тыш чаралар исәбенә (арендага алучылар һәм урман хуҗалыгы учреждениеләре) 1,3 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Читайте нас: