Төркиянең Бурса шәһәрендә яшәүче кондитер Хәсән Аджар Русия Президенты Владимир Путинга төрек халкының милли ризыгы булган берёк пирогын пешереп, күчтәнәч итеп җибәргән. Шул рәвешле ул Төркиягә Русия С-400 зенит-ракета комплексларының (ЗРК) элементларын китерә башлауга рәхмәтле булуын белдергән.