ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 июль 2019, 10:55

АЕРУЧА ХӘВЕФЛЕ УЧАСТОКЛАР АЗАЙГАН


#«Безопасные и качественные дороги»;

#федеральные проекты;

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелгән ведомствоара киңәшмәдә «Приуралье» Юл идарәлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Азамат Илимбәтов: “Башкортстан территориясе аша үткән федераль юллардагы юл-транспорт фаҗигаләре саны 5,7% ка кимеде”, — дип хәбәр итте.

Ел башыннан алып үткән алты ай эчендә федераль трассаларда 149 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 32 кеше һәлак булган һәм 207-се тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда аварияләр саны — 6% ка, һәлак булучылар саны — 44% ка, яраланучылар саны 7% ка кимегән.

"2015 ел нәтиҗәләре буенча М-5, М-7, Уфаның көнбатыш ягын урап чыгучы Р-240 (ул шулай ук Росавтодор карамагында) федераль трассаларында юл-транспорт һәлакәтләре күп булган участоклар саны 27 булган. 2018 ел нәтиҗәләре буенча алар алтау. 6-сы да соңгы вакытта гына барлыкка килгән», — диде Азамат Илимбәтов.

Агымдагы елда Юл идарәлеге 21 км. озынлыктагы барьер коймасын алыштырырга, 27 км. озынлыктагы юлларда күзләр чагылуны кисәтүче экраннар куярга, 45 тукталышны тәртипкә китерергә планлаштыра.

Әлеге вакытта федераль трассаларда аварияләр хәвефе аеруча югары булган юл чатларында, юл-транспорт һәлакәтләрекүпләп теркәлгән урыннарда һәм җәяүлеләр юл кичү урыннарында кагыйдә бозу очракларын теркәп баручы 57 фотовидеофиксация комплексы монтажлана.

Азамат Илимбәтов әйтүенчә, моннан тыш Юл идарәлеге Уфа һәм Чишмә районнары аша үткән М-5 трассасында алты җир өсте юлы төзергә җыена. Алар 1439, 1441, 1442, 1445, 1446, 1448 километрларда урнаштырылыр, дип күзаллана.

Башкортстанның Транспорт буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты чикләрендә (аның максатларының берсе — юл-транспорт фаҗигаләрен киметү) 2018 елда юл-транспорт һәлакәте аеруча еш теркәлгән 136 урын локальләштерелгән. Аларның 6сы — федераль юлларда, 9ы — төбәк, 112е — Уфа, 8е —Стәрлетамакта, 1-се Салаватта булган.
Читайте нас: