ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 июль 2019, 11:00

ТАШКЫННАН ЗЫЯН КҮРҮЧЕЛӘРГӘ ЙОРТЛАР КАЙЧАН ӘЗЕР БУЛА?


Иркутск өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә торакларын югалткан халыкка дәүләт хисабына 2020 елның октябренә кадәр яңа йортлар төзеләчәк. Бу хакта журналистларга өлкәнең губернаторы Сергей Левченко хәбәр итте. «Якынча киләсе елның октябренә кадәр, — дип билгеләп үтте ул. — Бу вакытка кадәр кешеләр озак вакытлы яшәү пунктларында — санаторийлар да, тулай торакларда яшәячәк. Без бу урыннар уңайлы булсын өчен тырыштык».

Хәзерге вакытта яңа Генпланны раслау мәсьәләсе хәл ителә. Зыян күрүчеләр үзләре өчен иң уңайлы булган торак проектын ким дигәндә мөмкин булган өч варианттан сайлап алачаклар.

Яңа йортлар белән беренчеләрдән булып күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар тәэмин ителәчәк.

15 июльдә өлкәдә заказчының барлык функцияләрен башкарачак, эшләрнең барышын контрольдә тотачак, кешеләргә төзүчеләр белән килешүләр төзергә ярдәм итәчәк бердәм дирекция барлыкка киләчәк.

"Һәр кешегә шәхси торак төзелеше өчен 15 сутый биреләчәк, — дип өстәде губернатор. — Ихатадагы корылмаларнв, мунчаларны халык үзе төзеп бетерәчәк».

Шәһәргә күчәргә теләгән кешеләр өчен икенчел базарда һәм һәркем үзе сайлаган яңа төзелешләрдә торак сатып алачаклар. Әмма биналар билгеле бер нормаларга туры килергә тиеш. “Мин сөйләшкән кешеләр нигездә Иркутск яки Братскка күчәргә телиләр", — дип билгеләде С. Левченко.

Иркутск өлкәсендә көчле ташкын нәтиҗәсендә июнь ахырында 10,8 мең торак йортны су баскан, 25 кеше һәлак булды. Янә 11-е хәбәрсез югалган. Русия Президенты Владимир Путин әлеге гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүгә армия частьләрен җәлеп итте һәм зыян күргән йортларны ремонтлауга һәм яңа торак төзелешенә федераль бюджеттан акча бүлеп бирүне йөкләде.
Читайте нас: