ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 июль 2019, 10:58

В.В.ПУТИН ФРАНЦИЯЛЕЛӘРНЕ ДӘҮЛӘТ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН КОТЛАДЫ


Русия Президенты Владимир Путин Франция Президенты Эммануэль Макронга Бастилине алу көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде. Телеграммада ул Русия һәм Франция мөнәсәбәтләре Европада иминлек тәэмин итүдә мөһим роль уйный, дип белдерде.

"Русиянең дәүләт башлыгы Европада хәвефсезлекне һәм тотрыклылыкны тәэмин итү, күп кенә мөһим халыкара мәсьәләләрне хәл итү өчен ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен югары бәяләде", — диелә телеграмма текстында.

Моннан тыш, В.В.Путин: "Үткәннәрнең матур традицияләренә таянып, Русия һәм Франция хәзерге этапта да сәяси, сәүдә-икътисади, фәнни-техник, гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне уңышлы үстерә алыр иде", — дип ышаныч белдерде.

Бастилия калгәсен алу көне Франциядә 14 июльдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1789 елда Бастилия ныгытма-төрмәсе алына, бу көн Бөек француз революциясе башлану көне дип исәпләнә.
Читайте нас: