ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 июль 2019, 11:07

БАШКОРТСТАНДА 28НЧЕ БУЛЫП


#федеральные проекты;

#регпроекты.
Благовещен арматура заводы төбәктә 28нче булып «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» гомумдәүләт проектына кушылды. Гомумдәүләт проектында катнашу турындагы килешүгә Республика Хөкүмәте вице-премьеры вазифасын башкаручы Рәиф Абдрахманов һәм «Благовещенский арматурный завод» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Александр Астахов кул куйдылар.
Ел ахырына кадәр бу гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга республиканың 50 предприятиесен җәлеп итү планлаштырыла. Әлеге проектта катнашучылар арасында сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш индустриясе предприятиеләре бар.
Бу заводта штерелгән продукцияне кулланучылар арасында — Русиянең нефть-газ чыгару, нефть эшкәртү һәм энергетика тармагы компанияләре. Әлеге завод продукциясе шулай ук төрле илләргә экспортлана.
Благовещен арматура заводы гомумдәүләт проектында катнашу чикләрендә җитештерү процессларын оптимальләштерүне гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге экспертларның методик ярдәменнән файдалана алачак. “Сакчыл җитештерү” инструментларын гамәлгә керткәннән соң, завод Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы займ рәвешендә финанс ярдәменә дәгъва итә ала (5 елга 1%).
Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү линиясе буенча хезмәткәрләрне алдан яңадан укытуга субсидияләр рәвешендә компенсация чаралары алуга да гариза бирергә мөмкин.

Читайте нас: