ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 июль 2019, 11:40

Башкортстанда яңа туристик объект — чолык умартачылыгы барлыкка килде

Иглин районының Уфадан 50 км. ераклыкта гына урнашкан Ивано-Казанка авылында яңа туристик объект — чолыкчылык умартасы барлыкка килде. Аны Уфада яшәүче Фәнис Хәлилов булдырган. Фәнис тумышы белән Кыйгы районыннан, Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган, бизнес белән шөгыльләнә. Умартачылыкны биш ел элек төзи башлаган. Аңа авылдагы зур утравы булган күл буенда, урман янындагы урын бик ошаган. Хәзер умарталыкта Фәнис үзе эшләгән 50гә якын чолык умартасы урнаштырылган. Хуҗа аларның санын өч йөзгә кадәр җиткерергә ниятли. Умарталыкларда чын чолыкчылык балы җитештерелә — кортлар аны 320 төргә якын бал бирүче чәчкәләрдән җыя. Мондый балда 120 микроэлемент бар. Чолык, яки агач кәүсәсеннән чокып ясалган умарта кортларын антибиотиклар белән дәваламыйлар. Алардан бал да елга бер тапкыр — август азагы-сентябрь башында гына алына. Балны аертмыйлар, бары тик перганың бер өлешен калдырып болгатып кына куялар. Мондый бал бик файдалы дип санала. Бер чолык умартасыннан 40-50 кг.га якын бал алалар. Кыйммәтле продуктның килограммы 3 мең сум тора. Хәзер умартачылык туристларны кабул итә. Фәнис Хәлилов алар өчен экскурсия үткәрә, аның барышында умарталар турында кызыклы фактлар сөйли. Кунаклар өчен күлдә су коену һәм балык кармаклау, җәядән ату, утрауда урнашкан ашханәдә саф һавада тамак ялгап алу, милли ризыклар һәм эчемлекләр — буза, кымыз, бал балын татып карау мөмкинлеге дә бар.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: