ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 июль 2019, 13:16

Тынмасын әле гармуннар, яңгырасын халык көе!

Өзгәләнә гармуннары илнең...

Халык җаны, димәк, буш түгел,

Әйтер сүзен ул бит гомер буе

Гармуннарга, җырга кушты гел.

Безнең халыкта элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак, өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән.

Үткән шимбәдә Бардәсле авылы халкы «Сайрашып, җырланып, әйдәгез җыенып, кайтарыйк гармуннар тавышын» гармунчылар бәйрәмен киң колач белән билгеләде. Көндезге сәгатьләрдә якташлар чара үткәрү урынына җыелды. Бәйрәмне оештыручылар Аблай авыл йорты сәнгать җитәкчесе Лида Шәяхмәтова, китапханәче Рәзифа Арсланова бай эчтәлекле сценарий әзерләделәр. Чарада шулай ук Киндеркул клубы мөдире Раушания Гареева да катнашты. Җәйге чордагы исәп-сансыз мәшәкатьләрне читкә куеп торып, күптән күрешмәгән якташлар, туганнар белән очрашуларга бай көтеп алынган әлеге бәйрәмгә күмәк, бердәм булып җыелды бу көнне авыл халкы. Кайда карасаң да, очрашу-әңгәмәләшү шатлыгыннан балкыган йөзләр, көлешү-сәламләшү тавышлары яңгырап тора. Бәйрәм барысына да яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге, уңай эмоцияләр бүләк итте. Мондый чаралар кешеләрне аеруча берләштерә һәм кече Ватаны белән бәйләнеш җепләрен тагын да ныгыта, шушы җирлектән чыккан якташларның нәсел чаткыларын да әти-әни, ата-бабаларның изге туфрагына җиректерә. Алар монда туган, яшәгән, авылны тагын ямьләргә тырышып хезмәт салган. Ә искикеч матур урында – урман кочагына сыенып утырган кечкенә дә, төш кенә булган бу авылда талантлы кешеләр, биючеләр, җырчылар элек-электән күп булган. Авыл беркайчан да гармунчылар, баянчыларга мохтаҗлык кичермәде һәм, шөкер, алар әле дә бар. Бу бәйрәм көнендә дә гармун моңы һәм җыр төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Рәфыйк Мусин, Резеда Сәетгәрәева, Лида Шәяхмәтова, Самат Гәрәев, Рәсимә Зәйнетдинова, Раил Мусин, Рөстәм Яһудин, Чулпан Гәрәева, Ләлә Вилданованың җырлары, Лилия Мәҗитова биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Барлык кунакларны һәм авыл халкын Әюповлар, Мөхәммәтҗановлар, Мусиннар, Хөсәеновлар, Сөләймановлар, Яһудиннар гаиләләре күптән түгел генә билгеләнгән гаилә кыйммәтләренә дан җырлаган бәйрәм белән котлады, якташлары аларның үзләренә дә байтак рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. Яшь буын вәкилләренең җыр-моңлы күчтәнәчләре дә чараның матур бизәге булды. Ильнара Сәетгәрәева башкаруындагы бию, Нәргизә Зөбәерова бүләк иткән җыр һәм Искәндәр Галләмов яңгыраткан гармун көйләре буыннар бәйләнешенең ныклыгын, яшьләрнең дә кече ватанның рухи кыйммәтләренә битараф булып калмый, алар нигезендә тәрбияләнеп үсүен тагын да дәлилләде.

Бу бәйрәм якты һәм истә калырлык вакыйга һәм авылның артабангы яшәеше, үсеше хакына рухланып эшләү өчен яңа этәргеч булгандыр, дип өметләнәбез. Табигать тә, безнең шушы теләгебезгә кушылгандай, бу көнне безне яхшы һава торышы белән сөендерде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Оештырылган чарадан анда катнашучыларның барысы да канәгать калды һәм артабан да мондый бәйрәмнәрне үткәрүләрен сорады. Кешеләр күңеле гармун моңына мохтаҗ икән, димәк, игелекле-изгелекле, халкыбызның рухи мирасы кадерләп сакланачак киләчәккә дә ышаныч-өмет бар әле. Әйдә, яшәсен, гармун! Чиксез дәрьядай киң халык моңың иң гамьсез күңелләрне дә җилкендерерлек итеп яңгыратсын гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, йөрәкләрне дәртләндереп сайрасын гармун!

Лида Шәяхмәтова,

Аблай авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе
Читайте нас: