Русия Президенты Владимир Путин белән Белоруссия президенты Александр Лукашенко 17-18 июльдә сөйләшүләр үткәрәчәк һәм VI төбәкләр форумының пленар утырышында катнашачак, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. "17-18 июльдә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко Русия Федерациясенә эш сәфәре белән киләчәк", — диелә хәбәрдә.
В.Путин һәм А.Лукашенко Спас-Преображенский Валаам монастырен караячак дип тә өстәлә. Моннан тыш, дәүләт башлыклары 18 июльдә Санкт-Петербургта Русия һәм Белоруссия төбәкләренең VI Форумының пленар утырышында катнашып, сөйләшүләр үткәрәчәк.