ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 июль 2019, 17:00

Бал кортлары үлеменә кайсы химикатлар сәбәпче?

Башкортстанның берничә районында бал кортлары күпләп үлүнең сәбәбе билгеле булды. «Лямбда-цигалотрин» һәм «Эсфенвалерат» агу химикатлары республиканың берничә районында бал кортлары үлүгә китергән.

Россельхознадзорның төбәк идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ришат Котлымәтов хәбәр итүенчә, Стәрлетамак районыннан тапшырылган үле кортларда Саратов ветеринария лабораториясе белгечләре әлеге инсектицидларның эзләрен тапкан. Элегрәк республиканың 10 районында умарта кортлары үлүнең күп санлы очраклары турында хәбәр ителгән иде.

«Бу препаратлар барлык күрсәтмәне үтәгәндә кортлар өчен хәвефсез. Ә күрсәтмәләр мондый: чәчүлекләрне эшкәрткәнче биш көн кала умартачыларны кисәтү, төнге вакытта яки җилсез көнне басуларны эшкәртү һәм эшкәртелгәннән соң ике көн кортларны умарталардан чыгармау. Әмма боларның берсе дә үтәлмәгән, күрәсең», — дип хәбәр итте Ришат Котлымәтов.

Препаратлар пиретроидлар классына карый, үсемлекләрдә 20-30 көнгә кадәр саклана. Билгеле булганча, әлеге инсектицидлар Кытайда җитештерелгән.

2011 елга кадәр инсектицидларның әйләнеше һәм кулланылышын Россельхознадзор контрольдә тотты. Артабан бу вәкаләтләре Роспотребнадзорга йөкләтелде. Әмма бу күзәтчелек органы белгечләре басуларга чыкмый, алар ахыр чиктәге продуктта химикатлар эзләрен генә контрольдә тота. Шулай ук инсектицидлар куллануны Росприроднадзор та күзәтә.

Белешмә өчен: Башкортстанда 335,9 мең умарта исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә —9,6 мең, крестьян-фермер хуҗалыкларында 31,7 мең күч гаиләсе бар, шәхси умартачылар 294,6 мең умарта тота. Ел саен Башкортстанда 12 мең тонна бал чыгарыла.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: