ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 июль 2019, 11:06

КЕРОСИНГА ХАК КҮТӘРЕЛЕРГӘ ТИЕШ ТҮГЕЛ


Авиабилет бәясенә бәйле ягулык – керосинга бәяләр күтәрелергә тиеш түгел, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы Алтай Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Олег Хорохордин белән эшлекле очрашу үткәрде. Аның барыщында югары җитәкчеләр төбәктәге агымдагы хәл һәм аның социаль-икътисадый үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.

О.Хорохордин Президентка Таулы Алтай шәһәре халкы өчен Новосибирскка кадәр авиабилетлар кыйммәт булып тоелырга мөмкин, чөнки ул автомобиль чыгымнарын 30 процентка кыйммәтрәк, әмма шул ук вакытта вакытны экономияләү дүрт тапкырга артыграк, дип сөйләде.

"Әгәр, Сез әйткәнчә, керосинга бәяләр төшсә, барысы да тигезләнә", — диде төбәк җитәкчесе.

"Иң мөһиме, артабан артмасын", — диде В.В.Путин.

О.Хорохордин сүзләренә караганда, җирле хакимият "Җиңү" авиакомпаниясенең икенче рейсы буенча килешү төзегән һәм авиабилетларга бәяләрне бераз киметкән.
Читайте нас: