ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 июль 2019, 10:56

ТӘҮГЕ КУРСТА УКУЛАР ТӘМАМ


#«Демография»;

#федеральные проекты;

# “Старшее поколение”

Республикада һөнәрен алыштыручылар өчен оештырылган “Няня. Тәрбия бирү өлкәсендә белгеч” квалификацияне үзгәртү курсларын тыңлаучыларның укулары тәмамлады. Бу курслар “Демография” гомумдәүләт проекты чикләрендәге “Өлкән буын” төбәк проекты ярдәмендә тормышка ашырылды.

Курсларда нянялар һәм үз-үзен хезмәтләндерә алмаган кешеләрне караучыларның «Игелекле куллар» агентлыгы хезмәткәрләре белем алды. Егерме еллап элек Наталья Родионова җитәкчелегендә ачылган бу агентлыкның исеме күпләргә яхшы таныш. Аның хезмәткәрләре һәрвакыт ярдәм, хәстәрлек һәм игътибар кирәк булган кешеләр белән янәшә.

16 апрельдә тыңлаучыларны беренче дәрескә җыйган өч айлык программа аларның һөнәри белемен «Няня» һәм «Тәрбия өлкәсендә белгеч» һөнәри стандартлары нигезендә баетты.

Шулай итеп, эштән бушый алмаган ата-аналарның алыштыргысыз ярдәмчеләре булган нянялар баланың рухи, интеллектуаль һәм физик үсеше буенча заманча методикалар белән таныштылар. Шулай ук гаилә булып яшәүнең үзенчәлекләрен аңларга һәм үз хокукларын һәм бурычларын белеп, гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләрне корырга өйрәнделәр. Моннан тыш, курсларның тыңлаучылары балаларның яшенә карап аларны тәрбияләү күнекмәләрен ныгыттылар. Халыкара исемнәргә ия булган бизнес-тренерлар Илдар Килмәтов һәм Габдулла Хәмитов, профессиональ гаилә психологлары Сергей Жаданов һәм Евгения Лялинаның, тренер, уен практигы Флера Терегулованың һәм башка югары класслы иң яхшы укытучы- профессионаллар үткәргән лекцияләр һәм тренинглар курсларда һөнәр үзләштерүчеләр өчен бик кызыклы булды.

Шунысына игътибарны юнәлтү артык булмас: республика предприятиеләре һәм оешмаларының пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрен яңадан укытуга юнәлдерелгән “Өлкән буын” программасы 6 елга исәпләнгән. Ел саен «Демография» гомумдәүләт проекты чикләрендә республиканың мең ярымга якын гражданын укыту планлаштырыла. 2024 елга кадәр бу максатта ел саен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 108,8 млн. сум күләмендә финанслау каралган. Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре 46 предприятие белән 70 миллион сумнан артык суммага килешү төзеде.
Читайте нас: