ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июль 2019, 17:42

“Балачак иле”ндә туган җиргә сөю тәрбияләнә

Үткән атна ахырында Чакмагыш гимназиясе базасында оештырылган көндезге ял үзәгенең беренче сменасы тәмамланды. Анда укучы кызлар-малайлар күңелле ял итеп, төрле чараларда әйләнә-тирә дөньялыкка кагылышлы белемнәрен арттырдылар һәм сәламәтлекләрен ныгыттылар, төрле юнәлештәге түгәрәкләрдә шөгыльләнделәр. Алия Фаил кызы Әхмәтҗанова җитәкчелек иткән “Балачак иле” лагеренең тәүге сменасының программасы бай эчтәлекле һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Анда башкорт халкының мәдәнияте һәм тарихы, туган як табигатен өйрәнүгә дә зур урын бирелгән. Лагерьның бер көне тулысынча Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилеена багышланды.

(Гимназия коллективының укучыларның җәйге ялын ничек оештыруы турындагы тулырак язманы “Игенче” гәзитенең алдагы саннарында укырга була).
Читайте нас: