ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июль 2019, 18:20

Подъездларга яңа төс керә

Торак йортлар подъездларын капиталь ремонтлау буенча дәүләт программасын үти барып, Башкортстан Республикасы төбәк операторы район үзәгендә планлаштырылган объектларда эш җәелдерде. Генераль подрядчы җаваплылыгы чикләнгән “Уралнефтеспецмонтаж” җәмгыяте белән субподряд килешүе нигезендә подъезд эчләрен шәхси эшкуар Ильяс Илфир улы Әхкәмовның эшчеләре ремонтлый. Бүгенге көнгә район үзәгенең Гагарин урамындагы 1 санлы һәм Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 2 “Б” санлы йортларның подъездлары тәрәзәләре пластик блокларга алмаштырылган, түшәмнәр һәм стеналары сылап агартылган, буяу эшләре бара.
Бер үк вакытта тышкы яклап бинаның фасадында ишек алларын, түбә астын һәм ишекләр өстендәге япмаларны (козыреклар) җаваплылыгы чикәнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җитештерү идарәлеге” җәмгыяте хезмәткәрләре яңарта, алар ук нигезләрне ныгыта, тирә-ягына бетон тирәчләр (отмосткалар) ясый. Без килгәндә мастер Илгиз Җәвит улы Сакаев җитәкчелегендә җәмгыять эшчеләре Динар Мөхәммәтҗанов, Роберт Насыйбуллин, Замир Турсунов, Илдар Гафиятуллин төзекләндерү эшләре белән мәшгуль иде. Риф Вәлиев идарә иткән төягеч тә зур ярдәмче икән: аның белән төзелеш материалларын ташу гына түгел, биеклеккә күтәреп бирү дә уңайлы, ди егетләр.
Бу ике объектны 1 авгуска кадәр өлгертергә тиешләр. Эшләрне подъездларда махсус билгеләнелгән өлкән күзәтчеләр белән берлектә подряд оешмалары җитәкчеләре, шулай ук муниципаль район хакимиятенең төзелеш һәм архитектура бүлеге вәкилләре ныклы күзәтчелектә тота.
Читайте нас: