ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июль 2019, 12:20

Президент Конго һәм Бурундига илчеләр тәгаенләде


Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Георгий Чепикны Русия Федерациясенең Конго Республикасындагы илчесе итеп тәгаенләде. Бу хактагы Указ чәршәмбе көнне рәсми хокукый мәгълүматлар интернет-порталында дөнья күрде.
“Георгий Юрьевич Чепикны Русия Федерациясенең Конго Республикасындагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп тәгаенләргә”, – диелә әлеге Указда.
Георгий Чепик әлеге вазыйфада Валерий Михайловны алмаштырачак, ә ул, үз чиратында Президент карары нигезендә Бурунди Республикасында Русия Федерациясенең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе постын биләячәк.


Читайте нас: