ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июль 2019, 12:26

Путин синхронлы йөзү буенча РФ җыелма командасын дөнья чемпионатында җиңүе белән тәбрикләде


Русия Президенты Владимир Владимирович Путин синхронлы йөзү буенча Русиянең җыелма командасы әгъзаларын су спорты төрләре буенча быелгы дөнья чемпионатында техник программалы төркемнәр арасындагы ярышта җиңүчеләре белән котлады һәм команда әгъзаларының ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш һәм көчле характер күрсәтүләре турында белдерде. Бу хактагы мәгълүмат Кремль сайтында дөнья күрде.
Ромашина дөнья чемпионатларының иң күп титуллар яулаган синхрон йөзүчесе дип табылды. Сишәмбе көнне Русия җыелма командасы, “Кадриль” техник программасын иң югары дәрәҗәдә башкарып, Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрендә үтүче дөнья чемпионатында җиңүче булды.
“Барыгызны да дөнья чемпионатының алтын медален яулавыгыз белән тәбрик итәм. Сез көчле характер, чын команда бердәмлеге, ихтыяр көче күрсәттегез. Катлаулы техник программаны тел тидергесез оста һәм анык башкарып, көчле көндәшләрегездән өстен чыктыгыз”, – диелә котлау телеграммасында.
Путин чемпион кызларга яңадан-яңа югары казанышларга ирешүләрен теләде һәм аларның чыгышлары тренерлары, шулай ук күп санлы көярмәннәре һәм җанатарларының өметләрен тулысынча аклавын белдерде.
Читайте нас: