ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июль 2019, 13:27

РӨСТӘМНЕҢ ВИДЕОЯЗМАСЫ ҖАВАПСЫЗ КАЛМАДЫ

  • “Моны күрү бик авыр да, оят та”: Башкортстан вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Л.И.Иванова инвалидлар өчен уңайлы мохитнең ни дәрәҗәдә уңайлы булуы турында сөйләде.
    Ленара Иванова райондашыбыз, Чакмагыш егете, хәзер инде Уфа блогеры буларак та танылу яулаган Рөстәм Нәбиевның инвалид коляскасы белән поликлиникага керә алмавы турындагы видео язмасына аңлатма бирде. Кадрларда ул поликлиникага шуышып диярлек керә.
    —Рөстәм Нәбиев Инстаграммга чыгарган видео беркемне дә битараф калдырмады. Моны күргәч йөрәк тә әрни һәм оят та. Видеога берничек тә игътибар итми калу мөмкин түгел. Шуңа күрә Рөстәмгә күтәрелгән тема өчен рәхмәт, — дип язган Ленара Хәким кызы үзенең фейсбуктагы сәхифәсендә.
    Ленара Иванова әйтүенчә, барлык дәүләт объектларын инвалидларга уңайлы итеп яңадан җиһазлау өчен 8,3 миллиард сум акча таләп ителә –бу бер объектка якынча 700 мең сум дигән сүз. 2011 елда, «Уңайлы мохит» дәүләт программасы старт алган вакытта, ул федераль бюджеттан финансланган булса, хәзер мондй акча бүлү юк.
    —Бүгенге көндә бу мәсьәләне хәл итү – субъектлар һәм муниципалитетлар алдындагы торган зур бурыч. “Уңайлы мохит” программасы гамәлгә кергәннән башлап барлыгы 542 объект үзгәртеп корылган. Димәк, ел саен уртача 50-60 объект җиһазландырылган. Программа эшли башлаганнан алып 2011-2019 еллардагы барлык чараларга 1,3 млрд.сум акча тотылган. Бу исәпкә капитал салулар гына түгел, сурдотәрҗемә, начар ишетүчеләр өчен диспетчерлык, тифлотәрҗемәчеләрне укытуга тотынылган акча да керә, — ди Ленара Иванова. — Шуны аңларга кирәк: совет чорында күпләп төзелгән объектларның барысын да бүгеннәнә үк һәм берьюлы үзгәртеп кору өчен дәүләтнең мөмкинлекләре юк. Шул ук вакытта Уфа дәваханәләренең 90%ы җайлаштырылган биналарда урнашуын да да билгели Л.Х.Иванова.
    Моннан тыш, вице-премьер билгеләп үткәнчә, еш кына аларны үзгәртеп кору бөтенләй мөмкин түгел, бинаны сүтү һәм яңасын төзү җиңелрәк һәм арзангарак та төшә. Шуңа күрә бу катлаулы, озак вакытка бара торган һәм кыйммәтле тема. Ленар Иванова гаилә, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары җитәкчеләренә сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен уңайлы мохит булдыру темасын аерым контрольдә тотуларын сорады.
    Чыганак: “UFA1 RU” сайты. (ред.)


  • Читайте нас: