ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июль 2019, 11:50

Тузган йортлардан арынабыз


Торак-коммуналь хуҗалык фонды Башкортстан Республикасының гражданнарны 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге дип табылган йортлардан яңа торак мәйданнарына күчерүгә финанс ярдәме күрсәтүгә заявкасын хуплады.
Башкортстан Республикасы әлеге фондтан 282,42 миллион сум алачак. Өлештә финанслау төрендә төбәк бюджеты 63,4 миллион сум бүләчәк. Күрсәтелгән суммадагы акча 666 кешене 206 авария хәлендәге йорттан күчерүгә юнәлтеләчәк (10 муниципаль берәмлектә гомум мәйданы 8,36 мең квадрат метр тәшкил иткән тузган торакларда яшәүчеләр күчереләчәк).
Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасында “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында авария хәлендәге дип табылган торак фондыннан 2500 дән артык граждан күчереләчәк. 2019-2024 елларга Башкортстан гражданнарын авария хәлендәге торак мәйданнарыннан күчерү буенча адреслы программа эшләнелгән, ул мохтаҗ гражданнарга 923 фатир бирергә мөмкинлек тудыра. Яшәрлеге калмаган торак мәйданнарыннан гаиләләрне күчерү максатында бюджеттан 1,6 миллиард сум бүленә. Әлеге программага 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган һәм файдалану барышында үтә нык тузу сәбәпле сүтеп алынырга тиешле күп фатирлы торак йортлар кертелгән.
Программаны финанслауның гомум күләме 1649,22 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән 1346,87 миллион сумы – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан, 27,48 миллион сумы – муниципаль берәмлекләр бюджетыннан бүленәсе акчалар.
2008-2016 елларда Фондтан Башкортстан Республикасындагы гражданнарны авария хәлендәге торак йортлардан күчерү программасын тормышка ашыруга 9,17 миллиард сум бүленгән иде. Өлешләтә финанслау тәртибендә төбәктән моңа 10,04 миллиард сум өстәлде. Бу акча 40845 кешене гомум мәйданы 560,05 мең квадрат метр тәшкил иткән 14527 авария хәлендәге торак мәйданнардан яңага күчерү максатында тотынылды.
Читайте нас: