“Башкиравтодор” юл ремонт-төзекләндерү идарәлегенең Чакмагыштагы филиалының мастер Әдһәм Нәбиуллин җитәкчелегендәге бригадасы бүгенге көндә Чакмагыш – Дүртөйле юнәлешендәге юлда чокырларны ремонтлыйлар. Бу эштә җәмгыятьнең 10 хезмәткәре катнаша. Бер төркем эшчеләр чокырларны тигезләп казу, икенчеләренә чистарту, өченчеләренә исә шул чокырга асфальт салып тигезләү йөкләнгән.