ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2019, 12:08

Бердәм база булдырырга


Русия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 1 декабрьга кадәр автотранспорт йөртүдә медицина чикләүләре яки тыюлары булган гражданнар турында бердәм мәгълүматлар базасын оештыруны тәмамларга күрсәтмә бирде. 26 июньдә үткән Дәүләт советы утырышы йомгаклары буенча дәүләт башлыгы биргән күрсәтмәләр исемлеге пәнҗешәмбе көнне Кремль сайтында дөнья күрде.
“Русия Федерациясе Хөкүмәтенә... транспорт чараларына идарә итүгә медицина чикләүләре яки медиклар тыюы булган гражданнар турындагы бердәм мәгълүматлар базалары булдыруны тәмамларга һәм алар белән Русия Федерациясе эчке эшләр органнары арасында мәгълүматлар алмашу мөмкинлеген дә тудырырга”, - диелә әлеге документта.
Бу күрсәтмәне 2019 елның 1 декабренә кадәр үтәү бурычы билгеләнелде.
Читайте нас: