ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2019, 11:22

Дустанә һәм эшлекле шартларда


Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин 17-18 июль көннәрендә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән дустанә һәм эшлекле шартларда аралашты.
Билгеле булуынча, 16-18 июльдә Санкт-Петербург шәһәрендә Русия һәм Белоруссия төбәкләренең VI форумы үтте. “Төбәкара бәйләнешләр – Беларусь һәм Русия халыкларның бердәм мәдәни һәм гуманитар киңлеген формалаштыруның нигезе” дигән бердәм тема астында үткән әлеге форумда ике дәүләт вәкилләре тугандаш илләрнең артабангы гомуми үсеш юнәлешләрен билгеләде.
Владимир Путин белән Александр Лукашенко 17 июльдә Карелиядәге Валаам монастырендә булдылар. Формаль булмаган шартларда алар ирләр монастыре соборында гыйбадәт кылу барышында катнаштылар, берничә скитта булдылар, Валаам музеен карадылар.
Икенче көнен Ленинград өлкәсендәге Коневец утравындагы Рождество-Богородица монастырендә булганда ике президентка да иконалар бүләк иттеләр. Храм настоятеле белдерүенчә, иконалар ике дәүләт башлыгын да бәла-казалардан саклап торачак.
Артабан Владимир Путин белән Александр Лукашенко ике дәүләт вәкилләре форумы утырышында катнаштылар. Белоруссия президентының эшлекле визиты барышында ике дәүләт арасында интеграцияне артабан да үстерү юнәлешләре килешенгән дәүләт башлыклары очрашуы да үтте.
Читайте нас: