ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2019, 11:58

Гомумдәүләт проектлары. Мәдәният. “Сәламәт буын. Башкортстан – Алтай. БАЛ” автойөреше

#«Здоровоепоколение.Башкортостан-Алтай.БАЛ»;
#нацпроектКультура;

“Сәламәт буын. БАЛ” автойөрешенең төп миссиясе – гражданнар институтларын, чиновникларны, җәмәгатьчелек партияләре вәкилләрен, хәрәкәтләрен, эшкуарларны яшьләрне социаль янаулардан саклау, сәламәт буын вәкилләрен формалаштыру, Русиянең бөтен төбәкләрендә күбрәк халыкны спортка, мәдәнияткә ныграк җәлеп итү. Ул заман яшьләрен борчыган проблемаларны тирәнрәк аңлау, бүгенге тормышны тәфисилле өйрәнү дә.
Автойөреш вакытында бер-берсенә бик охшаган төрки халыклар – башкортлар һәм алтайлыларның “сәламәт” гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен, шул исәптән киң билгеле башкорт балын тәмләп карау белән умартачылык традицияләрен дә өйрәнү. Аның максатлары:
– киләчәк буын өчен сәламәт яшәү даирәсен формалаштыру хакына тәҗрибә уртаклашулар;
– дәүләт һәм гражданлык институтлары арасында сәламәт даирә булдыру хакына берлектәге хезмәттәшлек юлларының яңа формаларын эзләү;
– Башкортстанда бу өлкәдә тупланган тәҗрибәне киң тарату.
Чара үткәрү шартлары:
– вакыйгаларга тулы 16 ямьле җәй көне (15-30 июль);
– 3 федераль округ;
– 12 шәһәр һәм 17 халык яшәгән башка пунктлар;
– Русиянең 10 өлкәсе, крайлары һәм республикалары;
– 5 рәсми чара, формаль булмаган шартларда очрашулар;
– 5 мәдәният, мәгариф һәм спорт дәүләт органнары һәм ведомстволары;
– 6 җәмәгатьчелек оешмасы;
– 19 табигый, мәдәни, тарихи һәйкәлләр;
– Һәр көнне социаль челтәрләрдә һәм киң мәгълүмат чараларында яктыртып тору;
– республика җитәкчеләре дә катнашлыгындагы чаралар, фото һәм видеоотчетлар.
Чараны оештыручылар һәм анда катнашучылар:
– Башкортстан Республикасы прокуратурасы;
– БР Ведомствоара җәмәгать хәвефсезлеге советы;
– БР Сәламәтлек саклау министрлыгы;
– БР буенча Эчке эшләр министрлыгы;
– БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы;
– “Русия төбәкләре” төбәк берләшмәсе;
– Русия географик җәмгыяте;
– “Русия офицерлары” җәмәгатьчелек оешмасы;
– “Үсеш” хәйрия фонды;
– “Безнең кешеләр” наркотикларга каршы көрәш штабы.
Читайте нас: