ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июль 2019, 18:02

Балаларның ялы күңелле үтә

Яңа Коты авылында укучы балаларның җәйге ялы күңелле һәм файдалы үтә. Шушы көннәрдә оештырылган “Яңа Коты – минем яраткан авылым” рәсем конкурсында да алар бик теләп катнаштылар.
Туган йорт, урам, табигатьне, һәркемнең күңеленә нәрсә якын һәм кадерле булганның барысын да балалар ак кәгазь битләрендә тасвирладылар.
–Конкурсны оештыруның максаты – балаларда туган ягыбызга карата хөрмәт, патриотик хис тәрбияләү, аларның иҗади сәләтен үстерү һәм, әлбәттә, китап укуга, җәйге ялны файдалы итеп уздыруга җәлеп итү, – диделәр чараны оештыручылар Гөлнур Садрыева һәм Йолдыз Шакирова.
Конкурста катнашучылар рәсем ясап кына калмыйча, туган авыл тарихы, аның урнашкан урыны турындагы мәгълүматлар җиткерделәр, үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Чара соңында рәсем төшерүче авторлар истәлеккә бүләкләр дә алдылар.
Читайте нас: