ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июль 2019, 16:45

СӨЕНЧЕ: ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗ – ҖИҢҮЧЕ!

  • Бүген редакциябезгә электрон почта аша шатлыклы хәбәр килеп иреште – хезмәттәшебез, гәзит укучыларыбызның яраткан авторларының берсе, ауыл хуҗалыгы тармагында барган барлык яңалыкларны райондашларга бар тулылыгында җиткереп баручы журналист ГӨЛҮСӘ СӘМИГУЛЛА КЫЗЫ ФӘРВӘҖЕВА Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән республика күләмендәге “ОБЪЕКТИВТА – ЧӘЧҮ БАРЫШЫ” конкурсында катнашып, зур уңышка иреште. 26 июль көнне ул 12 җиңүче белән беррәттән Гафури районында үтәчәк зона “Басу көне”ндә җиңүче һәм призерларны хөрмәтләү тантанасына барачак.
    Шунысын да билгеләп үтү артык булмас – бу хезмәттәшебезнең беренче генә җиңүе түгел. Үткән елда шушы ук ведомство игълан иткән республика конкурсында да ул призерлар исемлегендә булып, Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    Хезмәттәшебезгә артабан да иҗади уңышлар, каләменең бүгенгедәй үткен булуын һәм гәзит укучыларыбызны яңадан-яңа матур, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек җылы итеп язылган мәкаләре белән сөендереп торуын телибез.




Читайте нас: