ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июль 2019, 18:35

Якташларыбыз Уфада кино төшерә!

Мәскәү киностудиясе иҗатчылары безнең Башкортстандагы коллегалары белән бергә республикабыз башкаласында “Душа пирата” балалар фильмын төшерә. Әйткәндәй, аның операторы – якташыбыз, районыбызның Иске Үзмәш авылында туып үскән Башкортстанның атказанган артисткасы, драма театрында куелган бик күп спектакльләрдә һәм Башкортстан киностудиясендә төшерелгән фильмнарда онытылмас образлар тудырган артистка Рива Авзал Исхакованың улы – Рияз Исхаков.

Май аенда фильмның режиссеры Айчуак Юмагулов белән янә бер якташыбыз – фильмографиясендә 17дән артык кинокартина булган, кино сөючеләргә “Храни тебя Бог”, V Центурия. В поисках зачарованных сокровищ”, “Самый лучший фильм-2” һәм башка фильмнар белән сериаллар аша таныш булган актер, Чакмагыш егете Эдуард Галеев фильм өчен актерларны сайлап алу белән мәшгуль булдылар.

Әйткәндәй, Рияз Марат улы районыбыз, әнисенең туган авылы турында бик матур хәтирәләр саклый. Моннан бер-ике ел элек алар Эдуард Рәиф улы белән шушы төбәктә авыл кешеләре һәм балалар катнашлыгында бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган фильмның бер өлешен – кечкенә Апушның балачагын тасвирлаган күренешләрне төшергән иде. Шунысы да кызыклы, Эдуард Рәиф улының да нәсел тамырлары Иске Үзмәш авылы белән турыдан-туры бәйле. Әйе, бу якларның табигате күңелгә илһам өсти торган көчкә ия булуына һич шик юк. Эдуардның әтисе – озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хокук сагында торган Рәиф абый Галиев райондашларга тирән мәгънәле, күпләр яратып укый торган шигырьләр иҗат итүче каләм остасы буларак та яхшы таныш.

Әлеге вакытта Уфада төшерелгән “Душа Пирата” фильмы – дүрт үсмернең дуслыгы турындагы хикәят. Аларның берсе комада ята һәм дуслары аның җаны “Пират” исемле эткә күчкән дип фаразлый. Әлеге лента тамашачыларны үткән гасырның күпләр сагынып искә алган 80-нче еллар ахырына алып кайта.

Бу хакта фильмның режиссеры Айчуак Юмагулов болай дип фикерләре белән уртаклаша: “Минем уемча, ул заманда үсмерләр төрле гаджетларсыз, компьютерларсыз ничек яшәгәннәрен һәм алай да яшәп булуын белүе яшь буынга аеруча кызык булыр кебек. Алар ничек вакытларын үткәргән, аларны нәрсәләр кызыксындырган? Бу – минем балачагым, безнең балачагыбыз турындагы фильм. Ул нәкъ менә 80-че елларга туры килде. Мин һәм операторыбыз Рияз Исхаков ул вакытларны, ул чактагы мавыгуларыбызны һәм үзебез уйнаган уеннарны бик яхшы хәтерлибез. Шуңа да ул фильм безнең өчен вакыт машинасында үткәннәргә кайту кебек”.

Интернеттагы төрле чыганаклар буенча Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: