ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 июль 2019, 17:33

Әкияттә кунакта

Үткән атнада Тайняш авыл мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Диңгез култыгында укымышлы песи” дип аталган уен сәгате оештырылды. Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкиятләр аша балалар яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкырлыкка өйрәнәләр. Чарада катнашучылар тәүдә викторина сорауларына җавап бирделәр, аннан әкиятләрдән өзекләрне сәхнәләштерделәр. Аларның матур һәм сәнгатьле итеп, рольләрне искиткеч осталык белән башкарулары сокландырды.
–Әлеге чараның максаты – балаларның фикерләү сәләтен үстерү, хәтерен ныгыту, дуслык, намуслылык, изгелек сыйфатларын тәрбияләү, – дип белдерде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Чулпан Галимова.
Эчкерсез, ихлас балалар вакытны күңелле үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар, шатландылар.
Читайте нас: