ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июль 2019, 16:18

Инвалидларга яңа техник чаралар бушлай бүленәчәк

Республикада сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган гражданнарны реабилитацияләүнең техник чаралары исемлеге янә10 төрле әйбер белән тулыланды, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Хезмәт министрлыгыннан. Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган башкортстанлылар аларны сентябрьдән бушлай ала башлаячак.

Беренче төркем инвалидлары һәм инвалид балалар республика бюджеты хисабына түбәндәге техник чаралар белән тәэмин ителәчәк: спутниклы шәхси датчик-маяк, компрессия тибындагы небулайзер, дренажлы виброжилет, көнкүрештә кулланыла торган кислород концентраторы, һава тутырып кабартыла торган ванна, ванна өчен арка терәгечле һәм терәгечсез утыргычлар, култыксалы һәм култыксасы булмаган урындыклар, механик приводлы функциональ карават, карават өстәле, кандагы шикәр күрсәткечен сөйләм ярдәмендә җиткерә торган глюкометр (старт комплекты) һәм начар ишетүчеләр өчен кохлеар имплантларга FM-системалар.

Әлеге вакытта министрлык әзерлек эшләре алып бара. Башкортстанда яшәүче инвалидларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү агымдагы елның 1 сентябреннән башланыр дип көтелә.
Читайте нас: