ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 июль 2019, 13:34

Себер янгыннары Уфа һавасын да пычрата

Красноярск краенда янган урманнарның төтен исе әкренләп Башкортстанга да килеп җитәчәк, дип кисәтәләр Башгидрометүзәк белгечләре.

Хәзер үк «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе камерасы Уфа өстендәге һавада төтен катнашмасы булуын күрсәтә. Мондый хәл 2012 елда булган иде инде. Ул вакытта Башкортстанны Европа өлешендәге янгыннар төтене каплаган иде. Исегезгә төшерәбез, Красноярск краенда миллион гектарга якын урман яна. Янгын учаклары үтеп керү җайсыз булган урыннарда урнашканлыктан, аларны сүндерү бик авыр. Красноярск янгыннарының төтене хәзер инде Уралга һәм Идел буена кадәр килеп җиткән. Томск, Омск, Новосибирск, Пермь өлкәләрендә, Алтай краенда, Екатеринбургта һәм Чиләбедә яшәүчеләр сулар һава таза булмаудан җәфа чигә. Шулай ук Иркутск өлкәсенең төньягында да катлаулы хәл килеп туды, дип хәбәр итә «Россия 24»телеканалы.
Читайте нас: